Социаль программалар һәр авылга барып җитә

2021 елның 6 августы, җомга

Район Советының утырышлар залында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин муниципалитет активы белән очрашты. Анда шулай ук «Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров та катнашты.

Очрашу барышында районда тормышка ашырылган Республика социаль программалары, шулай ук өстенлекле проектлар турында фикер алыштылар. Элек безнең районда булып, төзелеш объектлары белән танышкан «Татнефть» вәкиле Азат Ягъфәров урыннарда Президент программаларының тулысынча үтәлүен күрде. Аяз Шәфыйгуллин районның якын киләчәккә булган бурычларына игътибар итте, алар арасында республиканың матди яктан катнашуын сорый торган мәсьәләләр дә бар.

Азат Ягъфәров нефтьчеләрнең эре шәһәрләргә генә түгел, һәр муниципалитетка, һәр авылга йөз тоткан социаль проектлары турында сөйләде. Авылларны һәм кече шәһәрләрне су белән тәэмин итү, инфраструктура урыннарын яхшыртуга ярдәм итү, әйләнә-тирә мохитне саклау, юллар һәм тротуарлар төзү, ял итү урыннары өчен җирләрне үзләштерү – парк һәм скверларны төзекләндерү…

Гомумән, бу нәтиҗәле, җанлы сөйләшү булды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Ягъфәровның һәм район активының игътибарын Урыссу бистәсендә район туган якны өйрәнү музее ачылуның мөһимлегенә юнәлтте. Узган гасырның 40 нчы елларыннан бирле эшләгән ГРЭС кебек предприятиесе булган үзенчәлекле төбәк тарихы югалырга тиеш түгел.

- Безнең күз аллавыбызча, - дип билгеләп үтте район башлыгы, - бу музей гадәти музей булырга тиеш түгел. Ул чаралар, әйтик, районның иҗтимагый оешмалары өчен лекцияләр һәм башка шундый чаралар үткәрә торган үзәк булырга тиеш.

Бүгенге җитди сөйләшүдә катнашкан даими комиссия рәисе, авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин җыелучыларның игътибарын нефтьчеләрнең авыр йөк транспорты тарафыннан актив файдаланылучы район юлларын торгызу кирәклегенә юнәлтте. Сорау контрольгә алынды. Башка мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде: крестьян - фермер хуҗалыкларына ярдәм итү кирәклеге, районга белгечләрне җәлеп итү максаты белән табиблар һәм педагоглар өчен максатчан торак төзү.

Ахырда Аяз Шәфыйгуллин Татарстан нефтьчеләренә, районның 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында районга ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International