6 август көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Гаилә» паркында «Сәламәт яшьләр - көчле Россия» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева сәламәт яшәү рәвеше һәм көн тәртибе турында сөйләде. Саф һавада күбрәк булырга, уртача һәм дөрес тукланырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чыныгырга киңәш итте. Аннан соң балалар арасында эстафеталар һәм ярышлар үткәрелде. Чарада катнашучылар барысы да яңа мәгълүматны күп алды, яхшы кәеф туплады, вакытларын кызыклы һәм күңелле үткәрде.