Бүген Ютазы районында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков булып китте

2021 елның 6 августы, җомга

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән бергә Ринат Садыйков яшьләр бүлеге эше белән танышты, элеккеге Урыссу музыка мәктәбе бинасын карады, анда «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы ачу планлаштырыла, шулай ук «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды.

 

«Атлант» ЯЯК урнашачак бинада республика программасы кысаларында реконструкция үткәрү планлаштырыла. Проект әзер инде. Ринат Садыйков бинаны карап чыкты һәм реконструкция проектына кайбер төзәтмәләр кертергә киңәш итте. Биредә балалар кызыклы ял итәчәк, секцияләрдә шөгыльләнәчәк. Алга таба яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән "Атлант" яшүсмерләр клубы территориясен дә төзекләндерү планлаштырыла.

Аннары Ринат Садыйков «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Ул эшне бәяләде, корпусларны карап чыкты һәм балалар белән аралашты.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International