Бүген район Советы рәисе, район башлыгы Аяз Шафигуллин җитәкчелегендә Ютазы район советының IV чакырылыш чираттан тыш утырышы узды
Аның эшендә депутатлар, район прокуроры, район башкарма комитеты җитәкчесе, дәүләт һәм көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек башлыклары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында ике мәсьәлә каралды. 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турындагы мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә - районның ун авыл җирлегеннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Лилия Галимҗанова чыгыш ясады.
- Кагыйдәләргә без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үзгәрешләр кертәбез. Шәхси торак төзелеше өчен җир участогының минималь күләме 1000 квадрат метр (10 сутый) тәшкил итәчәк. Бу яңа төзелгән җир участокларына гына кагыла, - дип ассызыклады ул.
Теманы дәвам итеп, район башлыгы депутатларның игътибарын, асылда, районда төзелеш алып бару өчен җирнең аз булуына юнәлтте. Солнечный микрорайонында соңгы участоклар үзләштерелә. Урыссу бистәсе читендәге буш мәйданнарда сак зоналары күп инде. Ничек кенә булмасын, район җитәкчелеге, районда торак тапшыру туктатылмасын өчен, мөмкин булган барлык вариантлар эзли, дип билгеләп үтте район башлыгы.
Депутатлар барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул иттеләр.