Хөрмәтле Ютазы районы төзүчеләре!

2021 елның 8 августы, якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

 

Төзүче хезмәте һәркемгә күренә, шуңа күрә иҗтимагый әһәмияткә ия. Чөнки сезгә турыдан-туры икътисад уңышлары һәм социаль өлкәне ныгыту гына бәйле түгел. Сезнең эшнең сыйфаты - ул, барыннан да элек, кешеләрнең иминлеге, аларның лаеклы һәм ышанычлы тормышы. Сезнең кулларыгыз белән булдырыла торган эшләр кешеләрне бәхетле итә, ә аларның тормышлары төзек һәм уңайлырак. Төзелеш - ул һәрвакыт алга бару һәм үсеш.

Сезнең барлык көннәрегез дә бәхетле һәм ачык булсын, ә уй-ниятләрегез кешеләргә кирәкле эшләргә һәм лаеклы нәтиҗәләргә әверелсен. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, якыннарыгызның күңел җылысын һәм тормышыгызда зур уңышлар телим!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

 

https://vk.com/id567084875

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International