Статистика мәгълүматларына караганда, COVID-19 йогышлы авыруга каршы вакцинацияләнү кампаниясендә яшьләр һәм урта буын кешеләре күбрәк катнаша. 65 яшьтән узган өлкән буын вәкилләренең прививка ясатырга ашыкмавы Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакированы аеруча нык борчый. Чөнки әлеге явыз чиргә гражданнарның әлеге категориясе ныграк бирешә. Шуңа күрә ул кичә Кәрәкәшле авыл җирлеге составына кергән Салкын Чишмә һәм Ак-чишмә авылларында яшәүче кешеләр белән очрашты. Баш табиб, үз тәҗрибәсеннән һәм чынбарлыкта булган вакыйгалардан чыгып, авыл халкына тагын бер кат коронавируска каршы вакцина ясатуның ни өчен кирәклеген аңлатты, кешеләрне борчый торган сорауларга җавап бирде. Һәм, әйтергә кирәк, Салкын Чишмә авылында яшәүче ике кеше шундук авыл фельдшер-акушерлык пунктында прививка ясатып та чыкты.