Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә районның белем бирү учреждениеләренә объезд ясадылар.
Чараның максаты - мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елы башлануга әзерлеге белән танышу. Бүген тикшерүчеләр делегациясе Урыссудагы 4, 5, 7 санлы балалар бакчаларында һәм Урыссу гимназиясендә булды. Тикшерүчеләр ягыннан шелтәләр булмады диярлек. Аерым җитешсезлекләрне бетерү кирәклегенә игътибар бирелде.
Белем бирү учреждениеләрен тикшерү дәвам итә.