"Китап укып, туган ягыңны өйрән"

2021 елның 10 августы, сишәмбе

10 август көнне, «Гаилә» паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре Ютазы районының 30 еллыгына багышланган «Китап укып, туган ягыңны өйрән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова районыбызның берничә юбилеена багышлап чыгарылган китаплар турында сөйләде. Аларда районның барлык оешмалары һәм предприятиеләренең тарихи фактлары тупланган, туган як үсешенә аерым өлеш кертүчеләрнең исемнәре телгә алынган. Күргәзмәдә шулай ук җирле шагыйрьләр һәм шагыйрәләр - якташларыбыз Сирин Батыршин, Сәхау Миңлекәй, Валентина Новикова, Геннадий Чернокозов, Фәрит Ханнанов, Фәүзия Гарипова, Зәйтүнә Әбрароваларның китаплары, композитор Ринат Гобәйдуллинның җырлар китабы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International