Иң яхшылар - безнең арада

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Урып-җыю эшләре экваторны узды, әмма район кырларында урак өсте дәвам итә. Шушы көннәрдә ашлык уру комбайннары йөртүчеләренә акчалата премияләр тапшырылды.

Комбайнчыларны акчалата бүләкләү районда күптән инде күркәм традициягә әверелде. Бу елгы урак өсте дә искәрмә түгел. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, урак  алдынгыларына грамоталар һәм премияләр тапшыру өчен, «АгроМир», «Уңыш» һәм «Кәрәкәшле» авыл хуҗалыгы коллективлары кырларында булды. Бу матур вакыйгага  хуҗалык җитәкчеләре дә кушылды. Район башлыгы механизаторларга  иң изге теләкләрен җиткерде. Талчыккан, әмма йөзләрендә елмаю балкыган ир-егетләр котлаулар кабул итте һәм эшләрен  дәвам итәргә ашыкты. Бу аңлашыла да, чөнки көн озынлыгы һаман саен кыскара бара.

Урып-җыю комбайннары механизаторларын матди кызыксындыру шартлары буенча (ашлык җыю комбайннарының физик берәмлеге ДОН-1500 эталон берәмлегенә күчерелгән), бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда катнашучы түбәндәге игенчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды:

- Илдар Галиев (“Уңыш” җәмгыяте) - 620 тонна ашлык суктырган;

- Илмир Мәрданшин (“Уңыш”) - 606 т;

- Мәүзир Латыйпов (“АгроМир” җәмгыяте) - 593 т;

- Рамил Касыймов (“АгроМир”)  - 560 т;

- Рәфис Насыйров (“АгроМир”)  - 551 т;

- Ришат Фәррахов (“АгроМир”) - 545 тонна.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чабуда катнашкан түбәндәге механизаторлар акчалата премия белән бүләкләнде:

- Рәсим Әхмәтшин (“АгроМир”) - 1351 га;

- Наил Гыйльманов (“АгроМир”) - 1117 га;

- Наил Фәттахов ("Кәрәкәшле" җәмгыяте) - 1211 га;

- Нәсим Сабитов (“Уңыш”) - 1178 га.

Роза Әхмәдиева

http://yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International