«Табигать могҗизалары һәм табышмаклары»

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

11 август көнне  «Гаилә» паркында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Табигать могҗизалары һәм табышмаклары» дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар җил, өермә, боз, күк күкрәп яшенле яңгыр яву, яңгыр, суык кебек һәм башка табигать күренешләре турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, һава торышын хәбәр итүче хайваннар һәм кошларның үзләрен ничек тотулары турында хәтерләделәр, шулай ук халык сынамышларын, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр белән таныштылар, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Чара ахырында балаларга табигать турында төсле китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International