11 август көнне “Гаилә” паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Ярый әле каникуллар бар!» дип исемләнгән уен программасы оештырылды.
Балалар, командаларга бүленеп, җитезлеккә, көчкә, тизлеккә, игътибарлылыкка сынаулар үттеләр, шулай ук Ютазы муниципаль районының 30 еллыгына багышланган викторинада катнаштылар һәм барысы да яраткан мультфильм геройлары җырларының исемнәрен таптылар.