Коронавирус авыруы һич кенә дә чигенергә теләми – бүгенге көндә район хастаханәсенең “кызыл” зонасында кырыкка якын кеше дәвалана. Реанимация ишеге артында кеше гомере өчен көрәш бер генә мизгелгә дә туктамый.
COVID-19 йогышлы авыру белән килеп туган киеренке вәзгыять шартларында битлек кию, социаль дистанция саклау һәм гигиена таләпләрен үтәү бик мөһим, әмма бу гына җитми.
- Коронавируска каршы вакцинаны көн саен 70 кешедән алып 100 кешегә кадәр ясыйбыз. Әлеге чирдән прививка ясатырга килгән гражданнарның шактыен 45 яшьтән алып 70 яшькә кадәр кешеләр тәшкил итә, аларның күпчелегендә хроник авырулар бар һәм алар, авырган очракта, өзлегү ихтималыннан куркалар, - дип хәбәр итте прививка кабинеты хезмәткәрләре.
Бүгенге көндә Ютазы районы буенча коронавируска каршы вакцина ясату яшендәге гражданнарның 82 проценты прививка ясаткан.