12 август көнне, «Гаилә» паркында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «өч спас – өч запас» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Китапханәче Рәмзия Хәнипова һәр бәйрәм турында аерым сөйләп узды. Чарада катнашучылар «Спас» сүзенең нәрсә аңлатуын, ни өчен аның шулай аталуын, август аенда нинди православие бәйрәмнәре билгеләп үтелүен белделәр. Балалар «Бал спасы сезгә сораулар әзерләгән», «Алма образы» викториналарында үзләрен сынадылар, «Алма түгәрәк буйлап йөри», «Чикләвек ботагы», «Узыш», «Алма рәсемен яса» кебек уеннарда катнаштылар. Чара ахырында балалар татлы күчтәнәчләр белән сыйланды.