10 августта "Автобус" профилактик чарасы кысаларында уку елы башына Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры М.М. Гәрәев мәктәп автобусларын тикшерде. Аның барышында автобусларның тышкы күренешен, техник торышын, балалар өчен махсус таләпләргә туры килүен карадылар. Шулай ук машина йөртүчеләрнең документацияләре торышын тикшерделәр. Тикшерү барышында әлеге фактлар буенча зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланды, хәзерге вакытта алардан арыныла.