Берйөз утыздан артык яшәүчесе булган Ташкичү авылында яңа медицина учреждениесе “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысасында төзелә. Бүгенге көндә Ташкичү авылы халкына беренчел медицина ярдәме авыл китапханәсе бинасында урнашкан ФАПта күрсәтелә. Кызганычка, биредә бернинди дә коммуникация уңайлыклары каралмаган. “Агымдагы елда бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүче авыл халкы өчен барлык санитар-гигиена таләпләренә туры китереп төзеләчәк ФАП бик матур бүләк булачак”, - дип билгеләп үтте Уруссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова.
Сүз уңаеннан, “Сәламәтлек саклау” милли проекты нигезендә Ютазы районы территориясендә тугыз модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде.