2021 елның 13 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 13 августында 08 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 13 августында көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә.

1. 2021 елның 13 августына Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+21 градус, көнчыгышта +11..+15˚. Һаваның максималь температурасы көндез +30..+35˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International