Ютазы сандугачлары чыгышы вакытында кырдагы тургайлар да тынып калды

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортының агитация-мәдәни бригадасы, бөртеклеләрне суктыруда мәшгуль А.Вафауллин КФХ комбайнчылары янына концерт программасы белән килде.

Районның иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук районның 30 еллыгына багышланган иде. Игенчеләр үзләренең кыр корабларыннан чыгып, каен күләгәсенә басып, матур җырлар һәм дәртле биюләр алып килгән артистлар чыгышы белән хозурланды.

Урак вакыты - кызу чор. Игенчеләрнең һәр минуты кадерле. Әмма алар үзләренә Акбаш авыл җирлегендәге Еновка авылы янында матур табигать кочагында ял итәргә мөмкинлек бирде. Җитди игенчеләр бу юлы алкышларын кызганмады. «Моңсар» һәм «Кичке җыр» халык ансамбльләре, «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле солисты Азалия Исмәгыйлева, солистлар Чулпан Зәйдуллина, Зирәк Миңнуллин, Разил Фәррахетдинов, Эдуард Марченко, Айгөл Миңнуллина, Николай Гребенюк, Малик Миңнуллин һәм алыштыргысыз алып баручы Гөлчәчәк Вәлиева кебек Ютазы сандугачларының чыгышын тыңлап, күктәге тургайлар да тынып калды бугай.

Роза Әхмәдиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International