Кунаклар "Энергетик" коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте эше белән танышты. Алар ширкәт территориясендәге уңай шартларга, каралган участокларга игътибар юнәлтте. Бигрәк тә күп кенә бакча территорияләренең бер-берсеннән бары пөхтә сукмаклар белән генә бүленүе ошады.
Сүз уңаеннан, коммерцияле булмаган "Энергетик" бакчачылык ширкәте рәсми рәвештә 2021 елның июнь азагында теркәлгән. Ширкәттә барлыгы 120 бакча участогы бар.
Очрашу ахырында кунаклар тарафыннан "Бирегә килеп чын күңелдән ял итәсе килә" дигән бәяләмә әйтелде.
https://vk.com/urussu_official