Кичен урыссулыларны «Гаилә» паркы концерт белән каршы алды

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Якынлашып килүче районның 30 еллыгы алдыннан район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары концерт куйды.

Кичке Урыссу белән хозурланырга яратучылар чираттагы тапкыр «Истоки» ветераннар хоры, Николай Гребенюк, Геннадий Чернокозов, Фәүзил Даутов, Эдуард Марченко һәм башкалар башкарган җырларны тамаша кылды. Ә «Истоки» солисты Галина Еськина үзенең шигырьләрен укыды. Аның шигырь юлларында һәрвакыттагыча тыңлаучыларны җәлеп итә торган җанлылык һәм ихласлылык сизелде.

Тирә-юньгә моң булып агылган Геннадий Чернокозов башкаруындагы “Однозвучно гремит колокольчик” романсы да тамашачыларны битараф калдырмады. “Столько грусти в той песне унылой,

Столько грусти в напеве родном,

Что в душе моей хладной, остылой

Разгорелося сердце огнем,”

 – дип яңгыраган юлларга инде берничә гасыр вакыт узган. Шулай да матур көйгә салынган романс, хәзерге заман тыңлаучысын, сагыш якында булуын искәртеп, аны дулкынландыруын дәвам итә.

Николай Гребенюкның дәртле тавышын ишеткәч тә, җыелганнарның йөрәкләре ул башкарган җырның ритмына битараф кала алмады:

На деревне тихо, и не будят лихо.

Время по деревне ходит не спеша.

Где-то песня льется, в сердце остается,

И на части рвется русская душа,

- дип җырлаган солист артыннан кабатлады җыр сүзләрен тамашачы.

Ә төбәктә яшәүчеләрнең җаннары өзелергә тиеш түгел. Чөнки алар туган җирләренә кирәк. Чөнки 30 ел элек яңадан торгызылган Ютазы районы аларның иҗади хезмәте нәтиҗәсендә елдан-ел яхшыра бара.

Чараны оештыручылар тамашачыга әлеге фикерне җиткерергә тырышты һәм алар белән килешмичә мөмкин түгел.

Роза Әхмәдиева

 

http://yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International