Эшмәкәрләр өчен бердәм "ачык ишекләр" көне

2021 елның 13 августы, җомга

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем алырлык булуын арттыру максатларында, 2021 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның ТР (Татарстан) буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы (Баулы ш., Ленин ур., 27 йорт) территориаль бүлегендә "ачык ишекләр" көне үткәрелә.

 

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында, эшкуарларны бердәм «ачык ишекләр»  көнендә кабул итү 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары аша (2021 елның 11 августыннан 2021 елның 18 августына кадәр, 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, төшке тәнәфес - 12.00 сәгатьтән 12 сәгать 45 минутка кадәр) алдан язылу буенча башкарылачак.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә килгәндә, сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International