Велосипед сөючеләр велопоходта катнашты

2021 елның 13 августы, җомга

Бүген иртән “Яңарыш” паркында маршруты урман һәм кыр юллары буйлап узган велопоходка старт бирелде. Юлның яртысын тәмамлап, велотуристлар "Дубравушка" лагерында пикник оештырдылар һәм яңа көч һәм энергия туплап, юлны кире юнәлештә дәвам иттеләр. Әлеге чарада “Урыссу Водоканалы” хезмәткәрләре актив катнашты.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган велопоход алга таба әле берничә тапкыр төрле маршрутлар буенча үткәреләчәк.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International