Анализлар алу – җаваплы процедура

2021 елның 14 августы, шимбә

Урыссу үзәк район хастаханәсенең актлар залына медицина хезмәткәрләре пациентлардан биоматериаллар алу турында киңәшмәгә җыелды. Чарада баш табиб Светала Шакирова шәхсән катнашты.
Кан анализы, бәвел яисә башка төрле анализлар кеше саулыгына бәйле проблемаларны диагностикалауның иң төгәл ысулы, шулай ук мөмкин булган авыруларны кисәтү өчен кирәкле шарт. Бу пациентның сәламәтлеге торышының объектив картинасын күрергә, диагнозны дөрес куярга һәм авыруга каршы көрәшнең иң коррект схемасын төзергә ярдәм итә – киңәшмәдә әлеге бурыч кызыл җеп булып сузылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International