Ютазы авылы халкының баш табибка сораулары бар

2021 елның 14 августы, шимбә

Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова кичә Ютазы авылы яшәүчеләре белән очрашты.
Әлбәттә, беренче тема коронавирус белән бәйле булды. “Бүген без беркемне дә әлеге йогышлы чирдән вакцина ясатырга мәҗбүр итмибез. Әмма ковидтан авыручылар саны кимеми һәм әлеге тискәре күренеш прививканың бердәнбер шанс булуын тормыш үзе раслый, аеруча өлкән буын өчен”, – дип ачыктан-ачык аңлатты доктор. Светлана Закир кызы, Ютазы авылында вакцина ясатырга теләүчеләр шактый булган очракта, Ютазы табиблык амбулаториясендә табиб кабул итүен һәм прививка ясауны оештыру буенча бернинди дә проблема юклыгын ассызыклады. Форсаттан файдаланып, ул яшәүчеләрне көндезге стационарда сәламәтлекләрен ныгытырга чакырды.
Ютазы халкы авылда күчмә УЗИ тикшерүе уздыру мөмкинлеге белән кызыксынды. Яшәүчеләрне теш табибы булмавы да борчый. Баш табиб бу сорауларны чишү өстендә дә чаралар күрергә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International