Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе
2021 елның 14-20 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Начар метеорологик күренешләр: фаразланмый
2021 елның 15 августына
2021 елның 14 августы 18 сәгатьтән 15 августы 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба, секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+17˚. Һаваның максималь температурасы көндез +27..+29˚.