Чакырылган кунаклар арасында «УХЗ» ҖЧҖ, «УПНМ» ҖЧҖ, «Горизонт» ҖЧҖ, «Идарә компаниясе» ҖЧҖ, «Восток» ТМШ, «Маяк» ТМШ, «Удача» ТМШ, «ГРИНТ» ҖЧҖ, БТИ, Район почта элемтәсе узелы (РУПС), район электр элемтәсе узелы (РУЭС), «Ютазы районы электр челтәрләре» ҖЧҖ, «Урыссу-Водоканал» ҖЧҖ, «Теплосервис» МУП, «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» (“УПБиО”) МУП, Ютазы районы эксплуатация газ хезмәте” (ЮРЭГС), «Транспорт» ҖЧҖ, «Татэнергосбыт» ҖЧҖ хезмәткәрләре бар иде.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Оксана Власова коллективларга районны төзекләндерү, объектлар төзү һәм ремонтлау буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерде. 2021 елның икенче яртыеллыгына алда торган бурычлар турында сөйләде.
Төзелеш һәм төзекләндерү буенча башкарылган эшләр белән #БлагоустройствоЮтазинскийрайон хэштегы буенча танышырга мөмкин
"Урыссу район үзәк хастаханәсе" ДАССОның баш табибы Светлана Шакирова эпидемиологик хәл һәм коронавирус авыруы таралуын булдырмау чаралары турында сөйләде. Бүгенге көндә Урыссу хастаханәсендә өч вакцина бар: Гам-Ковид-Вак (Спутник V), ЭпивакКорона, КовиВак.
18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше вакцинациягә языла ала. Язылу өчен 8 (85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә яки шәхсән поликлиникага килергә була (Урыссу штп, Ленин ур., 19 йорт).
https://vk.com/urussu_official