Химия заводы гамәлдә

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Урыссу химия заводында озак еллар аның эшен җитәкләгән предприятие ветераны Зиннур Хәләф улы Садриев булды.

 

Предприятиенең хәзерге җитәкчелеге – «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ директоры Нәфис Шагалиев, баш инженер Илшат Мусин һәм җитештерү-техник бүлек начальнигы Денис Тимошин белән бергә без аның 43 гектар мәйданны биләгән территориясе буйлап зур булмаган экскурсия ясадык. Исегезгә төшерәбез, җитештерү юнәлеше – көнкүреш химиясе, автокосметика, нефть чыгару сәнәгате өчен химик реагентлар җитештерү.

 

Август  - алмалар өлгергән чор. Предприятие территориясендә алар бик күп. Үз вакытында предприятиене торгызуның чишмә башында торган хезмәткәрләр яшь алма үсентеләре утырткан, бүгенге көндә исә алар мул җимеш бирүче нык агачлар.

 

Чималны саклау өчен 20-30 һәм 100-200 куб сыйдырышлы күп санлы сыемнар яныннан  үткәндә, ирексездән күзләр термослар рәвешендәге җайланмаларга төшә. Тимошин сүзләренчә, бу - зарарлы матдәләрне тоту системасы, алар алга таба утильләштерүгә озатыла. Моннан тыш, заводның төп цехындагы участокларның берсендә һаваны чистарту станциясе – «ПЛАЗКАТ-аэро» җайланмасы эшли. Делегация үзәк лабораториядә дә булды, анда кыскача җитештерү процессы, шулай ук агынты суларны нейтральләштерү станциясе белән танышты, Урыссу ГРЭСы бетерелгәннән соң урнаштырылган модульле котельныйны карады. Шулай итеп, предприятие җитештерү ихтыяҗлары өчен үз парын куллана, корпусларны җылылык һәм су белән тәэмин итә. Шундый заманча инженер корылмалары  аркасында предприятие экологик һәм санитар-эпидемиологик нормаларның барлык югары таләпләренә туры килә.

 

Зиннур Садриев билгеләп үткәнчә, 1939 елда барлыкка килгән предприятие 40 ел элек Новороссийскка елына 7 миллион нефть озаткан. Хәзерге “химия заводы”  “Нефтебаза” дип аталган да инде.

 

- Тимерьюл буйлап бездән көн саен җиде состав китә иде, - ди 1983 елдан 2003 елга кадәр предприятие рулендә торган җитештерү ветераны. – Алга таба  без күрше Башкортстанның күп кенә районнарына – Туймазы, Бакалы, Шаран, Бүздәк һәм башка районнарга дизель ягулыгы җибәрү буенча хезмәт күрсәттек. Ә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгатендә кулланыла торган химпродуктлар җитештерүне үзләштереп, без үзәк базага әйләндек. Без аларны мичкәләрдә бөтен Россия буйлап озаттык. Нефтебазаның хокукый статусын химия заводына үзгәртү дә шуның белән аңлатыла. Моңа кадәр химзаводта җитештерелә торган продукция Германиядә, Япониядә сатып алынды, - дип искә ала Зиннур Хәләф улы.

 

Бүген химия заводы элеккегечә үк районның бюджет барлыкка китерүче предприятиесе булып кала бирә, анда 143 кеше лаеклы хезмәт хакы билгеләнгән эш урыннары белән тәэмин ителгән.

 

Бүгенге көндә «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ – нефть химиясе базары ихтыяҗлары белән үсә торган заманча сәнәгать предприятиесе. Ә аның җитештерелә торган продукция сыйфатына нигезләнгән көндәшлеккә сәләтлелеге, бизнес-юнәлешләрне киңәйтергә һәм предприятиене югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Роза Әхмәдиева

 

Автор фотосы

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International