Наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Комиссия район башлыгы Аяз Шәфигуллин рәислегендә Башкарма комитетның утырышлар залында үтте.

Ютазы районы буенча 2021 елның ярты еллыгы йомгаклары буенча наркотикларга бәйле хәлнең торышы, наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мәдәни, белем бирү һәм физкультура-спорт оешмаларының роле, наркотикларга бәйле кешеләрне ачыклау һәм учетка кую буенча район медицина учреждениеләре тарафыннан эш алып бару мәсьәләләре каралды.

Докладчылар наркотикларга каршы эшне алга таба камилләштерү буенча тәкъдимнәр алдылар.

Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина мәдәни чараларда, түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә катнашмый торган балаларны ачыклау һәм эшкә җәлеп итү зарурлыгына игътибар итте.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International