Очрашу барышында районда республика программаларының тормышка ашырылуы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Оксана Власова таныштырды.
Ул слайдларда ремонтка кадәр һәм ремонттан соң торак пунктлардагы күп фатирлы йортларның ишегалларын күрсәтте. «Безнең ишегалды» программасы буенча масштаблы бурычларны үтәүдән тыш, муниципалитет эшләре булып башка проектларны гамәлгә ашыру да тора. Бу - урамнарны яктыртуны тәэмин итү, Бәйрәкәтамак авылына торба үткәргечләр салу, парклар һәм скверларны төзекләндерү, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм башкалар.
Әпсәләм комбинатында һәм "ВОЛМА-Әбсәләм" акционерлык җәмгыяте предприятиесендә җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелә. 1 июльгә Әпсәләм комбинаты тарафыннан җитештерелгән товарлар узган ел белән чагыштырганда, 19 процентка күбрәк, «ВОЛМА-Әбсәләм» җәмгыяте 9 процентка күбрәк продукция төяп озаткан. Әпсәләм комбинаты буенча уртача айлык хезмәт хакы үсеше узган ел дәрәҗәсенә карата 14 процент тәшкил итә. "Волма-Әбсәләм" дә хезмәт коллективының хезмәт хакын узган ел дәрәҗәсендә саклаганнар.
Залдан Әбсәләм авылында яңа йортларны газлаштыру буенча сораулар килде. Сорау – 2022 елда хәл ителәчәк, дигән җавап яңгырады. Икенче сорау - «Гаилә» паркында ял итүчеләрнең үз-үзләрен тиешенчә тотмавы: кичләрен яшьләр, тирә-юньдәге йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозып, шау-шу тудыра. Бу сорау каләмгә алынды. Ютазы мәктәбендә спорт залы төзү дә якын киләчәктә хәл ителергә тиеш. Урыссу поселогында һаваның пычрануына кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде, бигрәк тә ис төнге вакытта сизелә, дип әйтелде залда. Сорау контрольгә алынды. Тиздән иң зур проблема – Октябрьский шәһәре ягыннан күперне капиталь ремонтлау да хәл ителәчәк.
Ә коронавирус белән хәл элеккечә үк көнүзәк булып кала бирә. Госпитальдә авырулар саны кимеми. Әгәр халыкның эшли торган өлеше вакцина кабул итсә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр прививка ясатмый. Җитмәсә, алар гражданнарның иң бирешүчән категориясе. Бу хакта Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова хәбәр итте, ул залда җыелучыларны үзләренең өлкән яшьтәге якыннары белән сөйләшергә чакырды.
http://yutazy.ru/