Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Чәчү тулы көченә бара
2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
14 майга район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, районда планлаштырылган чәчү эшләре күләменең яртысыннан артыгы башкарылган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов сүзләре буенча, югарыда әйтелгән көнгә “экватор” сызыгы үтелгән инде – бөртекле сабан культураларының яртысыннан артыгы чәчелгән. Эшне ике сменада оештырган “АгроМир”, “Уңыш” җәмгыятьләре, “Нәбиуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы авангардта бара.
- Сезонны “Таң” җаваплылыгы чикле җәмгыятендә яхшы башладылар. Биредә чәчү кампаниясе барлык технологик таләпләрне үтәп алып барыла. Фермерлардан Рамил Гәрәевны, Рөстәм Вәлиевны, Әнәс Тимербаевны билгеләп үтәргә кирәк – бу темпларда һәм сыйфатта аларга тиңләшергә кирәк булган кешеләр, - дип шәрехли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы. – Кече фермерлар – үз активында 210 гектар сөрүлек җире булган Ринат Фәйзрахманов, 80 гектар сөрү җире булган Расыйх Латыйпов чәчүне үз көчләре белән алып бара. Ринат быел җирбагарның бурычын җиңеләйтүче “Агромастер” чәчү комплексы һәм МТЗ-1221 тракторы сатып алган. Ә менә Расыйх чәчүне “классика” – үз куллары белән җыйган иске техника ярдәмендә башкара.
Быел чәчүлекләрдә чүп үләннәре күп булу сәбәпле, аграрчыларның сезондагы беренче чираттагы бурычлары булып шытымнарга кадәр тырмалау һәм шытымнар өстеннән тырмалау тора. Әлеге чаралар чүп үләннәрен юк итәргә һәм туфракта мульча барлыкка килүгә булышлык итә. Туфрак өстенә мульча җәю – үсентеләр янындагы туфракның буш участокларына нинди дә булса көпшәк катлам, иң яхшысы - органик материал каплау, дигән сүз. Ул микроорганизмнар ярдәмендә чери һәм туфракта гумус барлыкка килә.
Бу сезонда беркайчан да булмаганча, гербицидлар белән эшләү таләп ителә, дип басым ясады Гайнетдинов. Аларны мочевина һәм биостимуляторлар кебек бак катнашмалары белән кертү мәҗбүри. Бак катнашмасында гербицидларның оптималь нисбәтен сайлау компонентлар файдалану нормасын киметергә һәм биологик нәтиҗәлелекнең җитәрлек югары дәрәҗәсен сакларга мөмкинлек бирә. Уҗымнарны болай эшкәртү аларны өстәмә тукландыру да булып тора.
Р.Галимуллина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз