“Фәнис” мәдрәсәсе укучылары Казанда булдылар

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Майның беренче көннәрендә “Фәнис” мәдрәсәсенең көндезге бүлеге укучылары Казанда булып кайттылар.
Мәдрәсә үз шәкертләрендә җуелмас гомумкешелек сыйфатларын формалаштыруга, гражданин һәм патриот тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Әлеге максат белән алар башкалага, дини мөселман үзәкләренә, мәчетләргә, мәдрәсәләргә баралар да инде. Казан Кремленә дә сәфәр кылдылар, анда укучылар ачык һава астында Татарстан һәм аның халкының тарихы дәресен тыңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International