Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Йолдызлар яңгыры
2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Күптән түгел Ютазы авылы мәдәният йортында “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбленең отчет концерты булып узды.
Быел ансамбль үзенең тугыз йолдызчыгын очыра. Әйтергә кирәк, бу ансамбльдән башка районның бер генә чарасы да узмый. Алар һәрвакыт күтәренке кәеф, берсеннән-берсе матур костюмнар, яхшы эмоция бүләк итәләр. Ансамбльнең җитәкчесе – атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова һәр елдагыча күз яшьләрен тыеп:
- Сез, балалар, кечкенәдән үк минем белән булдыгыз. Бүген мин сезгә бары тик иң изге теләкләремне юллыйм. Алга таба шулай ышаныч белән атлагыз, - дип күңел түреннән чыккан теләкләрен юллады.
Балалар да, үз чиратларында остазларын чәчәк бәйләмнәре белән күмделәр. Һәрберсе Минзилә Абдурахманова турында үз фикерләрен җиткерергә ашыкты. Нинди ул сезнең остазыгыз? Сез аның кайсы якларын яратасыз, дигән сорауларга балалар берсеннән-берсе уздыра-уздыра җавап бирделәр. Менә шуларның кайберләре.
2013 елгы чыгарылыш кызы Лиана Зәйнуллина: “Мин Минзилә Маузировнада сигез ел бию түгәрәгенә йөрдем. Шул вакыт эчендә ул миндә биюгә мәхәббәт уятты. Ул көн димәде, төн димәде безне, сәләтнең шушы төренә үзе белән алып керде. Үзе кечкенә генә гәүдәле булса да, төш кенә бит ул. Без сәхнәгә чыккач аккошлардай йөзәбез, ә кайвакытта идәннәрне җимерердәй итеп тыпыр-тыпыр басабыз. Аның һәр күз карашы безне тәрбияли, без аңардан илһам чишмәсе алабыз.Аңа чын күңелдән гаилә бәхете, сәламәтлек һәм бездән соң да тыңлаучан, сәләтле шәкертләре булуын теләп калам”.
Гүзәл Багаува, 7 сыйныф укучысы: “Минзилә Маузировна укытучы гына түгел, ә безнең дустыбыз шикелле. Аның белән башка укытучылар белән сөйләшмәгән темаларга аралашып була. Өйрәткән биюләре һәркайсыбызның күңеленә хуш килә. Мин ул өйрәткән биюләрне туганнар белән үткәргән гаилә бәйрәмнәрендә дә яратып башкарам. Аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәтенең уңышларын күреп сөенүен телим. Мин әле ике яшьлек сеңлемнең дә үскәч аңарда биергә йөрүен телим”.
Амалия Батыршина, 7 сыйныф укучысы: “Ул бик чибәр, ягымлы, шат күңелле кеше. Ул безнең икенче әниебез кебек. Бер сүз белән әйткәндә, Минзилә апабыз дөньядагы иң әйбәт кеше!”
Әлеге коллектив тагын да тамашачыларын яңа-яңа биюләр белән сөендереп торсыннар иде. Ә тамашачы түземсезлек белән көтә.
Л. ГӘРӘЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз