Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтүе
2021 елның 14-20 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак ( 4 класс), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Начар метеорологик күренешләр
2021 елның 18-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә нормадан 9 градуска артык һәм аннан да югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә; Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+17 градус. Максималь һава температурасы +37..+39 градуска кадәркүтәреләчәк.
2021 елның 19 августына
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба, секундына 4-9 метр тизлектә, минималь һава температурасы төнлә +12..+17˚. Максималь һава температурасы көндез +34..+37˚.