Район мәктәпләрендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уза

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Гомумән алганда, яңа уку елында беренче тапкыр парта артына 270 бала утырачак.

 

Шул ук акция кысаларында кирәкле канцтоварлар җыелмасы булган мәктәп портфельләрен аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән 52 беренче сыйныф укучысы алачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге изге эш муниципаль берәмлекләр, предприятие һәм хезмәт җитәкчеләренең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 1 сентябрьгә 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнүче гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алды.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International