Ютазы районының ЮХИДИ инспекторлары 18 августтан 24 августка кадәр автомобиль йөртүчеләрнең автомашиналарның пыялаларын тонировкалау буенча техник регламент таләпләрен үтәүләрен тикшерүне планлаштыралар.
Әйтик, гамәлдәге закон нормалары нигезендә, автомобильнең алгы пыяласы һәм алгы тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Башка сүзләр белән әйткәндә, пыялаларны артык караңгылату юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга һәм авария вазгыятенә китерергә мөмкин.
Тонировка кагыйдәләренә битарафлык күрсәтмә белән яный, аның нигезендә машина йөртүче 10 көн эчендә закон бозуларны бетерергә тиеш. Законны санга сукмыйча йөреп кагыйдә бозучыларга карата җәза тагын да катгыйрак. РФ КоАП 19.3 ст.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәдән өземтәне күрергә теләмәүчеләр акыл тавышын ишетергә һәм үз автосының пыяласын закон таләбенә туры китерергә тиеш. Әгәр кара пыялалы машинада йөрергә яратучылар өч тәүлеккә автомобиль йөртүдән мәхрүм булырга теләмәсә. 15 тәүлек тә булырга мөмкин. Барысы да шоферның үз ялгышуын күпме вакытка кадәр аңламавына бәйле.