Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә" паркында «Россия флагы тарихы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Россия флагы көне - ул россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төстәге әләм Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисләре тудыра.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Гаилә" паркында «Россия флагы тарихы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр яшь китап укучыларга Россия флагының барлыкка килү тарихы, триколордагы төсләренең нәрсә аңлатуы, Россия Федерациясе флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләделәр. Шулай ук "Мин, син, ул – барыбыз бергә тату ил" дигән уен программасы да үткәрелде. Балалар "Флагны җый", "Россия шәһәрләре", "Иң игътибарлылар", "Россия символларын төшерәбез" конкурсларында һәм уеннарында бик теләп катнаштылар, "төсле" табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балаларга триколор тасмалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International