Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, якындагы сәгатьтә, 2021 елның 19 август кичендә сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланучы метеорологик күренешләрне исәпкә алып, түбәндәгеләр ихтималы арта:

 

Электр үткәргеч линияләр өзелү, начар ныгытылган һәм киң форматлы конструкцияләр һәм реклама конструкцияләре җимерелү, карт агачлар авуы белән бәйле гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр барлыкка килү;

 

су объектларында һәм авиация транспортында, база аэродромнарында һәм вертолет мәйданчыкларында юл-транспорт һәлакәтләре, башка һәлакәтләр;

 

яшеннән саклану белән тәэмин ителмәгән объектларның һәм кешеләрнең атмосфера электры разрядлары (яшен) белән зарарлануы.

 

Фаразланган хәвеф-хәтәрләрне исәпкә алып, начар метеорологик күренешләр белән бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычын киметү буенча кирәкле превентив чаралар үткәрүне оештырырга киңәш ителә.

 

Вакытлыча баш идарә начальнигы

вазифаларын башкаручы эчке хезмәт полковнигы И. И. Кадамов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International