Ташкичүдә ФАП төзелеше дәвам итә

2021 елның 20 августы, җомга

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү проекты нигезендә Ташкичү авылында тулаем мәйданы 43 квадрат метр булган модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә.
«Сәламәтлек саклау» милли проект кысасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү проекты 2021 елның гыйнварыннан старт алды һәм ул поликлиникаларның, хастаханәләрнең тузган төп фондларын яңартуны, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне, район хастаханәләрен, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктларын һәм амбулаторияләрне автотранспорт белән тәэмин итүне максат итеп куя.
Бүгенге көндә стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган, идән һәм түшәмнәр ясалган фельдшер-акушерлык пунктында бүлмәләрне бүлү эше дәвам итә. Алда инженер-коммуникация системаларын ясау бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International