Кеше гомере кылдан нечкә булуына коронавирус пандемиясе шартларында тагын бер кат инанасың.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең реанимация блогында бүгенге көндә сигез кеше тормыш өчен көрәш алып бара. Кеше үз халәтендә аз гына үзгәреш тою белән белән дә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең аеруча мөһимлеген табиблар чиарттагы тапкыр искәртә. Сер түгел, хастаханә койкаларына эләккән пациентлар арасында авыру халәттә берничә көн дәвамында өйдә калып, үз сәламәтлекләрен тагын да какшаткан кешеләр бар. Алар шул рәвешле үз тормышларын гына түгел, якыннарының да гомерен куркыныч астына куя.
COVID-19 беркемне дә кызганмый. Әлеге зараза таралган шартларда битлек кию, социаль дистанция саклау һәм гигиена таләпләрен үтәү, әлбәттә, бик мөһим. Шул ук вакытта белгечләр коронавируска каршы вакцина да ясатырга киңәш итә. Моның өчен шәхси документларың белән хастаханә поликлиникасына мөрәҗәгать итү дә җитә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!