20 августта “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге” МКУ "Гаилә" паркында Россия флагы көненә багышланган флешмоб оештырды

2021 елның 20 августы, җомга

Акциядә “Яшь гвардия” активистлары һәм ишегалды лагерьларына йөргән балалар катнашты.

Флешмобның максаты - россиялеләрнең хәзерге һәм киләчәк буыннарында илнең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Шулай ук, "Яшь гвардия" оешмасы активистлары балаларга истәлеккә триколор тасмаларын таратты.

https://vk.com/molodezhutaza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International