Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне алдыннан Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Россия флагы көне" дигән чара үткәрделәр

2021 елның 20 августы, җомга

Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне алдыннан туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Россия флагы көне" дигән чара үткәрделәр.

Балалар Россия Федерациясе символларының берсе буларак әләмнең барлыкка килү һәм раслану тарихы белән таныштылар. Шулай ук һәр илдә  символларның бердәм өчлеге: герб, флаг һәм гимн булуын белделәр. РФ Дәүләт флагы көненә багышланган чарада балалар "Ак, зәңгәр, кызыл" һәм "Флагны җый" уеннарында зур кызыксыну белән катнаштылар.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International