Ютазы районында "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү буенча актив эш алып барыла

2021 елның 20 августы, җомга

2021 елга план - 43 ишегалды.

Хәзерге вакытта 39 күпфатирлы йорт ишегалдында эшләр бара. Шуларның 30ында – керү юлларына, тукталышларга, тротуарларга, керү төркемнәренә асфальт җәю тәмамланган. 9 ишегалдында әзерлек эшләре бара, тротуарлар төзелә.

Бүгенге көндә ишегалларында 51 эскәмия, 50 ут баганасы урнаштырылган, 4 балалар мәйданчыгы җиһазландырылган. Якын арада кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре башланачак.

Быел районда "Безнең ишегалды" программасы буенча 43 ишегалды төзекләндереләчәк, шул исәптән 21 ишегалды - Урыссу поселогында һәм 22 ишегалды - авыл җирлекләрендәге күпфатирлы йортларныкы. Шулай итеп, безнең районда республика программасы белән авыл җирлекләрендәге барлык күпфатирлы йортлар ишегаллары да колачланган.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International