Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 21 августы, шимбә

Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе

2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.

2021 елның 18 августыннан 23 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә нормадан 9 градуска югарырак булган һәм аннан да артыграк аномаль-эссе һава торышы сакланачак. Максималь һава температурасы +37..+39 градуска җитүе көтелә.

Начар метеорологик күренешләр

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 22 августында төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр җиткән, көндез урыны белән секундына 23 метрга кадәр булган көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә.

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, көндез урыны белән боз явуы көтелә.

Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез урыны белән секундына 23 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +18.. +22 градус, түбән урыннарда +13..+17˚.

Көндез максималь һава температурасы + 35..+39˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International