Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү алдыннан район мәдәният йорты каршындагы мәйданда иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар бәйрәм концерты күрсәтте

2021 елның 21 августы, шимбә

20 август көнне, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне алдыннан, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, үзәк китапханә белән берлектә, иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Программада дәүләт символикасы турында сөйләнелде, концерт дәвамында Ватан турында тематик җырлар, шигырьләр яңгырады. Барлык катнашучылар өчен үзәк китапханә белгечләре китап күргәзмәсе әзерләгәннәр иде, "Тасма - триколор" акциясе үткәрелде. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.

https://vk.com/mbu_rdk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International