Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2021 елның 22 августы, якшәмбе

22 августта илебездә иң мөһим һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Әләм - гражданнарны берләштерә торган дәүләтнең төп символларының берсе, ул илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бергә бәйли. Аның өч төсе - сафлык, тугрылык һәм кыюлык билгеләре. Әләмгә карата хөрмәт — ул үз тарихыңа, мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт, әләм - көчле һәм бәйсез ил билгесе.

 

Россия, Дәүләт флагы, үз халкыбыз, үз районыбыз өчен безнең йөрәкләребездә горурлык хисе сүнмәсен!

Кадерле райондашлар, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек,тынычлык, игелек, тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән яшәвегезне телим.

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

https://vk.com/id567084875

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International