23 августта "Яшьләр вакыты" ел саен үткәрелә торган республика акциясе кысаларында "Мөмкинлекләр вакыты" яшьләр туры узды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе ярдәме белән, 23 августта район мәдәният йорты бинасында ел саен үткәрелә торган "Яшьләр вакыты" республика акциясе кысаларында "Мөмкинлекләр вакыты" яшьләр туры узды.

Ютазы муниципаль районының төрле авыл җирлекләреннән барлыгы 30дан артык кеше катнашты.

Катнашучыларны командаларга бүлделәр һәм "Авылның көче" уенында катнашырга тәкъдим иттеләр, анда төрле биремнәрне үтәргә: авыл территориясенең ресурсларын билгеләргә, киләчәк образын төзергә һәм үз поселогыңны үстерүгә шәхси өлеш кертергә кирәк булды.

Уңай, күңелле, ә иң мөһиме - иҗади мохит тудырылды.

Квалификацияле белгечләрнең үзләрен кече ватаннарында табулары әһәмиятле.

 

https://vk.com/molodezhutaza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International