Бу Россиядә 2020 елда легализацияләнүенең 100 еллыгы билгеләп үтелгән <уңайсыз> абортлар темасын күтәргән беренче лента. Аны 19 август көнне район мәдәният йортында бездә дә карау узды.
Иң элек фильм турында кыска кереш сүз белән Казан шәһәренең Ана һәм балачак үзәге психологы Аида Фиогбе чыгыш ясады.
Фильм турындагы фикерләр уңай, шул ук вакытта фильмны каравы авыр иде. Фильм тәмамланганнан соң Аида гамәлдәге "ПЛЮС ОДИН" федераль проекты турында сөйләде, аның кысаларында теләсә кайсы торак пункттан репродуктив сайлау юлында булган хатын-кызлар мораль һәм психологик ярдәм сорап аноним мөрәҗәгать итә алалар. Кризис линиясе - 8 800 100-48-77. "Безнең эшчәнлегебез - авыр тормыш шартларында йөкле хатыннарга комплекслы ярдәм күрсәтү, безнең әниләр һәм балалар өчен приютлар эшли, без республикада гаилә кыйммәтләрен яклау буенча агарту эшчәнлеге алып барабыз һәм эшебездә уңай нәтиҗәләр бар, бу - йөзләгән кешенең гомере һәм сәламәтлеге", - дип ассызыклады психолог.
Руханилар - “Фәнис” мәдрәсәсе укытучысы Рөстәм хәзрәт Тагоев һәм Изге Николай чиркәве рухание протоиерей Роман Галлиулин, диннәрдә абортларга карата мөнәсәбәт турында сөйләделәр, авыр нәтиҗәләрне мисал итеп китерделәр. Ахырда сүз табиб Илгиз Гарифҗановка бирелде, ул фильм күрсәтелгәне, психологның районга килүе өчен рәхмәт белдерде, Урыссуда да үз психолог консультанты барлыкка килер, дигән өмет белдерде, хатын-кызга комплекслы һәм бергәләп ярдәм итәргә кирәклегенә, шулай ук яшь буынны тәрбияләү, мәктәп яшендә үк кызлар белән эшләүнең кискен кирәклеге турында басым ясап әйтте.