Татарстанда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы старт ала

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

2021 елның 23 августыннан 5 сентябренә кадәр балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасында “Игътибар-балалар!» профилактик чарасы узачак.

2021 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 286сы яраланган (АППГ-233-5-251).

Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә адаптация таләп ителә. Әйтик, 2020 елның август-сентябрь айларында 121 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган (2020 елда барлыгы 9 бала үлгән) һәм 132 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан андый юл-транспорт һәлакәтләре өлеше 26 % тәшкил итә.

 

«Игътибар-балалар!» чарасы кысаларында, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге чаралар оештыра:

 

- машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән массакүләм тикшерүләр;

 

- җәяүлеләргә өстенлекләр бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау;

 

- яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру;

 

- балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча акцияләр үткәрү, алар барышында хокук бозучылар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен белем бирү оешмаларына җибәреләчәк;

 

- белем бирү оешмаларына һәм сәламәтләндерү лагерьларына керү юлларының торышын тикшерү, юл билгеләрен, тамгаларны, светофор объектларын һәм ихаталарны тикшерү;

 

- Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары.

 

Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балаларның куркыныч тудырырлык урыннарда, шул исәптән юл янында да, караучысыз калмауларын кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, аларның конструкцияләре куркынычсызлык каешлары яки куркынычсызлык каешлары һәм ISOFIX балалар өчен тотып тору системасы балаларның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус системаларын (җайланмаларны) кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны балалар утыргычында хәтта 7 яшькә җиткәч тә йөртергә киңәш итә.

 

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

http://yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International