Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 25 августында төнлә һәм иртән урыны белән күк күкрәп, яшенле яңгыр, яңгыр вакытында кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, томан.

 

Казан шәһәрендә 2021 елның 25 августында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.

6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәзә пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алып кую зарур.

8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Күк күкрәп, яшенле яңгыр яуган вакытта:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда утырып барганда, күк күкрәп, яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яңгыр явып беткәнне көтеп торыгыз. Автомобильдә барганда да, хәрәкәтне дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр туктаганны көтәргә кирәк.

Әгәр күк күкрәп, яшенле яңгыр яуганда, сез ачык урында калгансыз икән, комлы яки ташлы җиргә ятарга киңәш ителә, мөмкин кадәр түбәнрәк урынга. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында чиктән тыш игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда, аеруча сак булу мөһим.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә

чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч

тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга,

кинәт тоткарлыксыз калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне

салмак кына киметергә кирәк. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина

йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,

бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International