Бүген архив бүлегендә районның 30 еллыгы уңаеннан сукырлар җәмгыяте әгъзаларына экскурсия узды.
Аларга архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева архив барлыкка килү тарихы, район архивында сакланучы документлар, шәхси фондларда булган фотосурәтләр турында сөйләде. Җәмгыять вәкилләре райнның 30-еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар һәм архив бүлегендә җәмгыять әгъзасы, күп кенә шигырьләр, җырлар авторы, бүгенге көндә инде гүр иясе булган Фәрит Хәннановның шәхси фондын булдыру турында сорауларга җаваплар алдылар. Фәрит Хәннановның китапларын һәм аның җырлары яздырылган дискны бүләк иттеләр.
Л.Гареева