Очрашуда район тормышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Оксана Власова районны төзекләндерү, объектлар төзү һәм ремонтлау буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2021 елның икенче яртыеллыгына алда торган бурычлар турында сөйләде.
Урыссу район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова эпидемиологик шартлар һәм коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү, Covid-19га каршы халыкка түләүсез вакцинация үткәрү чаралары турында чыгыш тотты.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү турында мәгълүмат бирде. Бүлекләрне электрон рәвештә нинди хезмәтләр белән тәэмин итүләре турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин - https://vk.cc/c5eQLU.
Ахырда эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аңлатмалар ала алдылар.
https://vk.com/urussu_official